Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Исхаковлар гаиләсенең алтын юбилее

2020 елның 3 июле, җомга

2020 елның 3 июлендә Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараеның тантаналы шартларда Исхаковлар гаиләсенең алтын юбилее булып узды.

1970 елның 3 июлендә Түбән Кама шәһәрендә Фәрит Әхәт улы һәм Рәхимә Габдрахим кызының яшь гаиләсе туа. « Никахлашуга җәяү бардык, дуслар өчен өстәлне тулай торакта әзерләдек, ә соңрак Фәритнең туган авылында гаиләсе белән туй уйнадык, - дип искә ала Рәхимә Габрахимовна.

Ирле-хатынлы Исхаковлар ике искиткеч бала тәрбияләп үстергәннәр, кызлары Ленара һәм уллары Айрат, ә хәзер өч оныклары уңышларына сөенеп яшиләр. Фәрит Азат улы һәм Рәхимә Габдрахим кызы актив тормыш рәвеше алып баралар, спорт, бакчачылык белән шөгыльләнәләр, күп сәяхәт итәләр.

Бәйрәм тантанасында ГХАТ идарәсе белгечләре юбилярларга озын гомер һәм иминлек теләделәр. Юбилярларның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International