"Казан" Гаилә үзәгендә Бахтеевлар Рафаэль Хөснетдин улы һәм Альмира Шәйхетдин кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр

2019 елның 6 апреле, шимбә

Алтын туй гаилә башлыгының туган көне белән дә туры килде. Рафаэль Хөснетдин улы-Татарстан АССР Сарман авылында туган, бүген 69 ел элек туган. Гомере буе Казан шәһәр телефон челтәрендә эшли һәм СССР Югары Советының Перезидиум Указы буенча 1986 елда аңа 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены тапшырыла.

Аның тормыш иптәше Альмира Шәйхетдин кызы һөнәре буенча шәфкать туташы-рентгенлаборант. Ул ТРның Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре дигән мактаулы исемгә ия. Юбилярлар бергә бәхетле тормыш кичерделәр һәм лаеклы бала ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр.Аларның өч оныклары бар, алар үзләре дә әби-бабаларына булышалар.

 Тантанада юбилярларга Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән котлау адресы,чәчәкләр һәм акчалата бүләк тапшырылды .Татар эстрадасы артисты Морат Гайсин чыгыш ясады. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы администрациясе вәкилләре, туганнары, балалары лаеклы һәм хөрмәтле парны кайнар котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International