Бүген Казан шәһәренең Киров ГХАТ бүлеге алтын һәм бриллиант парлар өчен үзенең ишекләрен ачты

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Бәйрәм агымдагы елда 50 яшьлек һәм 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән 6 пар гаилә тормышы юбилярлары өчен узды. "Яшь парлар" гражданлык хәле актлары кенәгәсендә язылганча, ГХАТ хезмәткәре кулыннан беренче гаилә документын алдылар.

Исегезгә төшерәбез, 50, 60 һәм 70 ел бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләү традициясе Казанда 2000 елда барлыкка килгән һәм хәзерге вакытта дәвам итә. Ай саен шәһәрнең ЗАГС бүлекләрендә хезмәткәрләр ярты гасыр элек ЗАГС бусагасын атлап кергән һәм язмышларын бәйләгән казанлылар өчен Тантаналар үткәрәләр. Шундый «яшь парларга» акчалата бүләк һәм Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшин котлау хаты тапшырыла.

Ел саен гаилә юбилярларының саны арта гына баруы бик күңелле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International