Бу көнне 18 гаилә сертификатлар алды, аларда икенче балалары туган. Тантанада Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Мәскәү районындагы идарәсе башлыгы Юрий Нехорошков катнашты. Ул тантаналы шартларда гаиләләргә сертификатлар тапшырды һәм ата-аналарны аларның гаиләләрендә тулыланулары белән котлады, нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек теләде. Шулай ук бәхетле ата - аналарны «Автоградбанк» вәкилләре Римма Мусина һәм Рамилә Әбелханова котлады, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәмне үзләренең чыгышлары белән Казанның 376 нчы балалар бакчасы музыка җитәкчесе Светлана Кострюкова һәм аның шәкертләре Ләйлә һәм Алексей бизәде. Чарадан соң барлык катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.