2017 елның 5 августында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Александр һәм Ирина Машуровларның 4-нче балалары-кызлары тууны рәсми рәвештә теркәү тантанасы узды. 3 малайдан соң, энҗе бөртегедәй кыз туу Машуровлар гаиләсе очен сөенечле хәбәр. Кызга Анна дип исем куштылар. Анна – “Алланың мәрхәмәте”, “күркәм” дип тәрҗемә ителә. Бәхетле ата-анага баланың беренче документы – туу таныклыгы һәм котлау открыткасы тапшырылды.
Сабыегыз тормыш яме булып,
Ай үсәсен үссен көнендә.
Нәселегезнең гореф-гадәтләрен
Саклап барсын алгы көннәргә.
Ай нурлары булса кичтән,
Таң нурыдай булсын иртәсе.
Сездә булган барлык яхшылыкны,
Буыннарга аның илтәсе.