Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе 1700 нче баланы теркәде! Әлеге куанычлы вакыйга Ринат һәм Ольга Хуббатуллиннар гаиләсе ишеген шакып керде. Ринат белән Ольганың бәхете 3545 грамм авырлык белән туды. Сабый балага Арсений дип матур исем куштылар, ул гаиләдә икенче бала.
Арсений тууын теркәү ГХАТ Идарәсе бинасында түгел, ә перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсендә башкарылды. Бәхетле әни Ольга Хуббатуллина юбилей акты аларның уллары – Арсенийныкы булуына гаҗәпләнде. ГХАТ Идарәсе белгече Хуббатуллинар гаиләсен шушындый сөенечле вакыйга белән котлады. Аларга сәламәтлек, бәхет, иминлек теләп, кеше тормышының беренче документын – туу турында таныклыкны тапшырды.