Түбән Камада 1000-нче пар теркәлде

2017 елның 5 августы, шимбә

     2017 елның 5 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә быелның меңенче пары теркәлде.

    "Юбилейлы" "1000"  нче номер астындагы акт язуы Мингатин Рәшид һәм Юлиягә карата төзелде. Яшь пар, аларның әти-әниләре, шулай ук дуслары һәм якыннары өчен, бу күңелле сюрприз булды.

     ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь парга бәхет, гаилә иминлеге теләделәр, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, түбән Кама мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын һәм Рәсәй ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International