Болгарда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Никахны теркәү залына шәһәрдән һәм район авылларыннан килгән кунаклар, бу көнне яңа гаилә төзүчеләрнең туганнары һәм якыннары җыелды. Бу көнне илле ел бергә иңне-иңгә куеп яшәүче Илһамия белән Мөнип Гомәровларга  тантаналы шартларда “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.

Медальне тапшырганда район башлыгы Камил Нугаев болай диде:

– Бүләкләү өчен бу гаиләне очраклы гына сайламадык. Илһамия Борһан кызы белән Мөнип Гата улы илле ел тату гомер кичерделәр, балалар тәрбияләп үстерделәр, намуслы хезмәтләре белән башкаларга үрнәк булдылар, дип горурланып әйтә алам...

Район башлыгы яңа гаилә корган Сергей белән Леанна Костиннарга, Александр белән Ксения Ананьевларга, Динар белән Эльвира Сәгъдиевларга, Шамил белән Гүзәл Галиевларга бәхетле тормыш, гаиләләренең нык булуын теләде.

Тантанада катнашучыларга чәчәкләр һәм истәлеккә сувенирлар тапшырылды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова да барысын да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады һәм бу көнне әле Болгарда никахларын теркәтүчеләр юк иде, дип билгеләп үтте. Киләчәктә бу матур традициягә әйләнсен, бәйрәм көнендә яңа гаиләләр күбрәк төзелсен иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International