Түбән Камада 1600-нче сабый тууы теркәлгән

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

      2017 елның 17 июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1600 нче бала туу турында акт язуы төзелде.

     "Юбилейлы" сабый булып, Гимадиев Альберт һәм Алиса гаиләләрендә туган малай булды. Бәхетле ата-ана улларына “Артур” дип исем кушканнар, борынгы телдән тәрҗемә иткәндә, әлеге исем “кодрәтле ” дигәнне аңлата.

     ГХАТ Идарәсе белгечләре сабыйның тормышындагы беренче документын – туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлауларын тапшырдылар, гаиләгә иминлек һәм улларын тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International