үзенчәлекле язылышу тантанасы

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

Байкерлар туе -гадәти булмаган, истә кала торган туйлар рәтенә керә.Ул күп кенә кешеләргә тәртипсезлекне, холыксызлыкны куз алдына китерергә мөмкин, чөнки байкерлар тиз йөрүне, азатлыкны яраталар.Шуңа да карамастан аларның туй мәҗлесе бик тә күңелле һәм истә калырлык итеп үтәргә мөмкин.

 Шундый үзенчәлекле язылышу тантанасы Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә булды. ЗАГСка парны мотоциклларда байкерлар колоннасы озатып барды. Байкерларның киемнәре генә дә күп кешене җәлеп итте. Байкерлар туе – Мамадыш районында беренче тапкыр үткәрелгән искиткеч күренеш булды.

   ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшьләрне яңа туган гаиләләре белән тәбрикләде һәм тормышлары да шундый кызыклы һәм  һәр минуты истә калырлык булсын дип теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International