Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә "Алтын юбилей"

2017 елның 24 июне, шимбә

      2017 елның 24 июнендә никахлашу Сараеның төп залында Шурыгин Петр Николаевич һәм Александра Алексеевналарның "алтын туйлары" узды.

      Гаилә өчен мөһим һәм шатлыклы көнне, матур залда аларның барлык туганнары һәм дуслары җыелды. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре юбилярларны истәлекле вакыйгалары белән котлыдылар, шатлык, ныклы сәламәтлек, ак бәхет, озын гомер теләделәр, бүләкләр тапшырдылар, Мактаулы акт һәм Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын тапшырдылар.

     Ярты гасыр гаилә тормышын алып барган юбилярлар – ул яшь буын өчен, алтын үрнәк.  Тигезлектә озын гомер узу, еллар аша бер-береңә тугрылыклы, хөрмәтле булу, тигезлектә бер-берегеңне яратып яшәү,  матур хисләрне озак еллар буена саклап калу – чын бәхет. Менә шуңа бергә юбилярлар лаеклы балалар үстергәннәр һәм хәзерге көндә оныклары уңышларына сөенеп яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International