2017 елның 12 июнендә 15.00 сәгатьтә "Казан Кремле" Музей-тыюлыгының "Манеж" күргәзмә залында Россия һәм Татарстан Республикасы ГХАТ органнарының 100 еллыгына багышланган "Гаилә тарихы - Республика тарихы" күргәзмәсенең тантаналы ачылышы була.
Күргәзмәнең төп темасы - безнең төбәк тарихы объективыннан караганда гаилә мөнәсәбәтләре. Экспозиция революциягә кадәрге Казан губерниясен, Татар совет республикасын, шулай ук хәзерге Татарстанны - үсеше төрле мәдәниятләр һәм диннәр балансы белән тыгыз бәйләнгән күп милләтле һәм күп динле төбәкне берләштерә. Күргәзмәгә килүчеләр Урта Идел буе халыкларының: рус, татар, мари, чуаш, удмурт, мордваларның ярәшү йолалары, туй гореф-гадәтләре, шулай ук исем кушу традицияләре белән таныша алачаклар. Күргәзмә Татарстан Республикасында ГХАТ органнарының оешу тарихын күзәтергә дә ярдәм итәчәк.
"Гаилә тарихы - Республика тарихы" күргәзмәсе - "Казан Кремле" Музей-тыюлыгының, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының уртак проектының дәвамы. 1 июньдә ачылган "Гаилә гореф-гадәтләре - Ватанга хезмәт" баннер күргәзмәсе әлеге проектның башлангычы булып тора.