Мәхәббәт тарихы: 60 ел бергә

2017 елның 20 мае, шимбә

Тигез картлык – бәхет. Сокланырлык тату гомер кичергән, гаилә корып яшәүнең 60 еллыгын балалар, онык-оныкчыклар кадер-хөрмәтендә каршылаган пар өчен ул икеләтә бәхет. Буа шәһәрендә гомер кичерүче Әминә  апа белән Рәшит абый Долговлар моны кемгә караганда да яхшы белә.

Балачакларында, яшьлекләрендә сугыш, ачлык-ялангачлык михнәтләрен татыган,  юклык белән яңа тормыш башлаган, авыр хезмәт башкарган  өлкәннәребез гадәттә үткәндә күргәннәре турында ачынып сөйләми калмый. Бу аңлашыла да – алар авыр хатирә булып уелган. 

– Бергә яшәгән алтмыш ел алтмыш көн кебек үтте дә китте, сизмәдек тә,  – дип, үткәннәрнең барысын бер җөмләгә сыйдырдылар. Юк, авырлыклар булмаудан түгел бу. Ә икесе бер булып, тормыш йөген бергә тартканнан

Аларны бриллиант туйлары белән  котларга  район ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева да килде. Үзе һәм район җитәкчелеге исеменнән ихлас теләкләрен җиткереп, чәчәк букеты, бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International