Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә "Волонтер мәгълүмат үзәгендә" акциясе

2017 елның 21 апреле, җомга

ГХАТ Идарәсе эшенең мөһим юнәлеше булып электрон хезмәтләрне популярлаштыру һәм алар ярдәмендә клиентлар туплау булып тора. 19 апрель көнне "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында, "Волонтер мәгълүмат үзәгендә" шигаре астында, ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре электрон хезмәтләр күрсәтү буенча гражданнарга консультация оештырдылар. Алар хезмәтләрне электрон рәвештә алуның өстенлекләре турында сөйләде.

Барыннан да элек, район башкарма комитеты рәсми сайтында, (ГХАТ Идарәсе бүлегендә) халыкка күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре турында тулырак мәгълүмат урнаштырылган. Әлеге мәгълүмат һәр кешегә ачык. Бүген, өйдән чыкмыйча да, барлык төр электрон гаризаларны интернеттан алып, тутырып була. Дәүләт пошлинасын түләү яки квитанция алу мөмкинлеге дә каралган. Идарәдәшулай ук барлык мөмкинлекләр дә бар.

Бүгенге көндә ГХАТ Идарәсендә 70% якын хезмәт электрон рәвештә күрсәтелә. 2017 елның беренче квартал нәтиҗәләре буенча гына 92% электрон хезмәт күрсәтелде. Мәсәлән, никах теркәү өчен гаризаларның 100% ы uslugi.ru сайты аша һәм onlinе рәвештә дәүләт пошлинасы түләнде. Шул ук вакытта, 90 (7%) электрон гариза РФ (ЕСИА) сайты аша электрон санлы имзалы булып бирелгән. Шул рәвешле, яшь парлар туй көнендә генә ГХАТ бинасына килде.  Аларга  өстәмә гаризалар язарга кирәкми иде. Электрон рәвештә 73% туу, 56% үлем, 86,2%  никах таркалу, 78,7% кабат таныклык  һәм белешмә алу гаризалары бирелгән. Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша мөрәҗәгать итүчеләр саны артты. Бу дәүләт пошлинасына 30%лы ташлама булуы белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International