Эшлекле дүшәмбе

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Узган дүшәмбе Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге начальнигы Мәрьям Яковлева " ЯҮМР ГХАТ бүлегенең 2016 елгы эш нәтиҗәләре турында” район һәм шәһәрнең җитәкчеләре алдында "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә чыгыш ясады.

Докладчы хәбәр иткәнчә, 2016 елда Зеленодольск муниципаль районы буенча барлыгы 5739 граждан хәле актлары теркәлгән, 8 меңнән артык бүтән юридик әһәмиятле гамәлләр кылынган.

Мәрьям Николай кызы билгеләп үткәнчә, гомуми саныннан теркәлгән яңа туган балаларның 62% гаиләдә икенче бала булып туа. Малайлар кызларга карата күбрәк туган, ә менә 12 гаиләләрдә игезәк балалар дөньяга барлыкка килгән.

ГХАТ булеге җитәкчесе Яковлева М. Н. 2016 нчы елны алдагы еллар белән чагыштырып никах һәм аерылышулар теркәү динамикасын тәкъдим итте. Өченче ел рәттән Яшел Үзән районында язылушыларның кимеү күзәтелә. Ел нәтиҗәләре буенча 2016 елда аерылышучылар саны 6% ка кимегән.

2016 елда Яшел Үзән муниципаль районында 2341 үлем турында акт теркәлгән, 2015 елга караганда 52 акт күбрәк. Шул ук вакытта максималь үлүчеләр саны 55 яшьлек ир-атларга туры килә, хатын-кызлар арасында 70 һәм аннан да күбрәк.

"Кызганычка каршы, ГХАТ бүлеге статистика мәгълүматларына караганда, үлү турында актларын туган акларга караганда артуын кузәтеп була, тик актлар саны аермасы сизелерлек кими",- диде Мәрьям Николай кызы.

Яковлева М. Н. үзенең доклады ахырында 2016 елда үткәрелгән чаралар турында сөйләп утте. Чараларда гаилә кыйммәтләре ныгытуга юнәлтелгән, гаилә статусын күтәрү, ана һәм ата тәрбиялә юсылларына юнәлтелгән ысулларны әйтеп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International