Әлки районда Вадим һәм Эльмира - иң матур пар

2017 елның 10 марты, җомга

8 Март бәйрәме уңаеннан район газетасы сайтында һәм социаль челтәрләрендә “Иң матур пар өчен тавыш бирегез” дигән фотобәйге игълан иткән идек.

Әлки районы укычылары аңа битараф калмады, берсеннән берсе матур туй, никах фотоларын редакциянең электрон почтасына юлладылар. Ә һәркемнең үз күңеленә хуш килгән пар өчен тавыш бирү  “Вконтакте” челтәрендә оештырылды. Фотобәйгедә 26 пар катнашты. Аларга безнең акөияне күтәреп алган өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Инде бәйгенең җиңүчеләре дә мәгълүм. 985 тавыш җыеп, Вадим һәм Эльмира Никошиннар “Иң матур пар” булып танылды. 738 тавыш җыйган Евгений һәм Светлана Еруслановлар – икенче урында. Алардан соң-Алҗберт һәм Гөлнара Мухитовлар. Алар өчен 655 тавыш бирелгән.

Иң матур парыбыз Вадим һәм Эльмира Никошиннар  Базарлы Матакта яши. Алар 2012 елның 2 ноябрендә никахлашканнар. Кызлары Аринага 4 яшь.

            Евгений һәм Светлана Еруслановларның гаилә коруына быел 7 гыйнварда бер ел тулган. Шушы көннәрдә аларның мәхәббәт җимешләре-беренче бәбиләре дөньяга килергә тиеш. Альберт һәм Гөлнара Мухитовлар 2014 елның 14 февралендә – Гашыйклар көнендә кавышканнар. Кызлары Аделинана яшь ярым.

            Җиңүчеләребезне котлыйбыз. Вәгъдә ителгәнчә, бүләк итеп аларның телефоннарына акча салынды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International