Спартакиадада

2017 елның 19 марты, якшәмбе

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгече Алсу Хәсәнова Зәй муниципаль районында "Ялта-Зәй" чаңгы үзәге базасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре чаңгы буенча спартакиадасында катнашты.

Татарстан районнарыннан килгэн, 41 команда  составына кергән, муниципаль хезмәткәрләре "иң көчлеләр" дигән исеме өчен чаңгы ярышында көрәштеләр.

Ярышларны ачу тантанасында спартакиада да катнашучыларны Зәй муниципаль районы Башлыгы Кәримов Разиф гали улы җылы сәламләде.

Ярышта  барлык катнашучыларның омтылышлары җиңүгә генә җибәрелгэн иде.

Хатын-кызларга 1 чакрым дистанцияне үтәргә кирәк иде, ә ир-атларга - 3 км. Конкуренция бик көчле иде, һәм ярышка барысы да ныклы әзерләнгән иде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны - Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы алды.

Яшел Үзән районы командасы катнашучылары өчен бу көн зур канәгатьлек бирде һәм матур, онытылмас хатирәләр калдырды, чөнки иң мөһиме - теләсә кайсы спорт ярышанды җиңү түгел, ә катнашу!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International