Тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

        Чирмешән муниципаль райны башкарма комитеты ЗАГСның никахлар теркәү залында, тантаналы шартларда, ана капиталына сертификатлар тапшырылды. 11  гаилә шундый сертификатлы булды.  Ана капиталына сертификатларны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гыймранова Гөлфия Әхәт кызы тапшырды.  Миләүшә Тәүфыйк  кызы бәхетле аналарны сабыйлары туу белән тәбрик итте.

Пенсия фонды идарәсе начальнигы һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Карпова да ата-аналарны тәбрик итте. Гөлфия Әхәт кызы ана капиталын нинди максатларда кулланып булу хакында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International