Актаныш муниципаль районында Ленин исемендәге шәһәр паркын төзекләндерү буенча проект семинар җыелышы узды

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

27 февраль көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә  Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында Ленин исемендәге шәһәр паркын төзекләндерү буенча проект семинар җыелышы узды. Семинар эшендә район җитәкчелеге, Башкарма комитетның бүлек мөдирләре,  оешма-предприятие вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, медицина, мәдәният хезмәткәрләре, төзүчеләр, укучылар, укытучылар катнашты. Проект ясау белгечләре белән Актаныш халкы территориянең нинди үзенчәлекләре, проблемалары булуы  һәм киләчәктә яңартылган паркны нинди итеп күзалларына китерү турында фикер алышты. Иң куанычлысы- әлеге паркта яңа өйләнешүчеләр өчен махсус  ял урыны урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International