Татарстан ГХАТ органнарына яшьләрнең иҗтимагый потенциалы кирәк

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

2017 елның 22 февралендә "Казан" Гаилә үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы, Татарстан Республикасы яшьләр хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе вәкилләре белән уртак утырыш узды.

Чараның төп максаты – Татарстан Республикасында гаилә сәясәтен тормышка ашыру мәсьәләләрен хәл итүдә яшьләрнең иҗтимагый потенциалын мобилизацияләү. Катнашучыларның фикер алышуына төрле актуаль һәм социаль яктан мөһим мәсьәләләр куелды:

- гаилә һәм никах кыйммәтләрен популяризацияләү;

- аерылышу тирәсендә җәмәгать тарафыннан кабул итмәү атмосферасын булдыру;

- күпбалалыкны пропагандалау һәм балалар туу санын арттыру.

Шулай ук гаилә тематикасына гомуми мәгълүмати ярдәм күрсәтү нәтиҗәлелеген арттыру, массакүләм мәгълүмат чараларының һәм социаль рекламаның ролен көчәйтү.

Әңгәмә барышында очрашуда катнашучылар гаилә-демографик өлкәсендә хәлне оптимальләштерүгә юнәлдерелгән төрле кызыклы идеяләр, инициативалар һәм тәкъдимнәр белдерделәр. Аларның күбесе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышында каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International