2017 елның 3 февралендә Түбән Камада яшәүче Шигапова Миңсылу Шәфигулла кызына 100 яшь тулды.
Бу үзенчәлекле көндә, Шигапова Миңсылу Шәфигулла кызын юбилее белән Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, социаль яклау Идарәсе җитәкчесе Голсирин Ямалеева котлады. Кунаклар, хөрмәтле юбилярга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Миңсылу Шәфигулла кызы 1917 елның 4 февралендә , революция кызган чорда, Мамадыш районының Урта Кирмень авылында дөньяга килә. Ул гомере буе колхозда эшләгән, “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен” медаль белән бүләкләнгән. 1953 нче елда Миңсылу Шәфигулла кызы тол булып кала, үзе генә 5 бала тәрбияли.
Бүген Миңсылу Шәфигулла кызы – бәхетле ана, әби һәм шулай ук дәү әби дә. Аның унҗиде оныгы һәм унөч оныкчыгы бар.