Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Халыкара матурлык көне

2016 елның 9 сентябре, җомга

      Халыкара матурлык көне ел саен 9 сентябрдә билгеләп үтелә. Бу көнне төрле фестивальләр, ярышлар, акцияләр уза.

      Түбән Кама ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре дә бу матурлык көненнән читтә калмады.Бу көнне язылышканяшь парлар өчен истә калырлык бәйрәм атмосферасы тудырдылар.

      Туй —һәр кеше тормышында  иң якты һәм мөһим вакыйга булып язылып кала.Кияү белән кәләшнең йөзләреннән нур бөркелә, ә кигән киемнәре – һәркем көнләшерлек! Ә ГХАТ идарәсе хезмткәрләре кияү белән кәләшне тагын да сөендереп, аларга үзенчәлекле бүләкләр тапшырдылар, алдагы тормышларында гаилә бәхете теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International