Түбән Кама яшь парлары “Гаилә” паркында яңа арт –обьект ачтылар

2016 елның 20 августы, шимбә

     2016 елның 20 август көнендә Түбән Каманың 50 еллык юбилее хөрмәтенә, шәһәрнең үзәк “Гаилә “ паркы ачылды. Әлеге парк җиде төрле зонага бүленгән : «chill-out» - искитмәле музыка һәм тиеннәр вольеры, “spray-park” – Петр I ның легендар шаяру фонтаннарын искә төшерә, музыкаль һәм “коры” фонтаннар, велосипед юллары, футбол кыры, спорт зонасы һәм балалар уен мәйданчыгы.

     Паркның яңа обьектларының берсе, оригиналь төзелеш, максуз туй йозаклары өчен ясалган –“Мәхәббәт агачы”. Әлеге обьектның ачылу тантанасында туй йозакларын элгән беренче пар Альбина һәм Ансар Галиевлар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International