Мамадыш районында 90 яшьлек юбилей

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

     Аның бөтен тормышы саннар, исәп, санау. Әмма, мөгаен, беренче тапкыр ул бераз аптыраштадыр алардан. 90! Әллә, аңа бүген шулкадәр ел тулды. Тамара Владимир кызы Антонова, якынча илле ел район кулланучылар җәмгыятендә бухгалтер вазыйфасында эшләгән, бүген юбилеен билгеләп үтә.

     46 ел бухгалтер булып эшли РайПО да. Туган көн иясенә юл тотканда исәпләп чыгарырга тырышабыз, ул лаеклы ялга киткәндә  аңа ничә яшь булган дип. Хәтта 17 яшьтә эшли башласаң да, 63 яшьтә.. Безнең гаҗәпләнү, юбиляр белән һәм котларга килгән кунаклар белән әңгәмәдән соң  аңлашылды. “Меңләп кешедән артык булган коллектив өчен ул әни иде”- ди "Энергосбыт" бүлекчә җитәкчесе Сергей Поляков. Күп еллар алар белән бергә коллективта эшләгәннәр.

      Бик җаваплы, бик тәртипле, эшкә бөтенләй үзен биреп эшләүче - шундый билге бирәләр  аңа элеккеге хезмәттәшләре. Вакытлыча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы  Шамиль Сабиров белән шулай ук РайПо да эшләгән еллар берләштерә.  Шуңа күрә дә аңа икеләтә күңелле район җитәкчелегеннән котлау кабул  итәргә. Тамара Владимир кызына  РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хатын һәм район башлыгы А.П. Иванов  исеменнән бүләкләр тапшырылды. Чәчәкләр һәм бүләкләр белән аның укучылары да килгән иде. Ул әле дә ачык хәтерли, шушы яшь кызларны өйрәткән көннәрен. 

    Җәен Тамара Владимир кызы искерәк булса да, әмма Бөек Ватан сугышында катнашкан ире белән озак еллар бергә яшәгән йортта яшәргә ярата. Янәшәсендә балалары, ике кызы һәм уллары. Ә алда эле тагын бер юбилей көтелә – киләсе елга нәкъ 70 ел Мамадышта яшәвенә. “Сәбәп түгел мени,  шушылай тагын бер тапкыр, матур итеп якыннары белән һәм “РайПо кызлары” белән  җыелырга дип ярата сөйләргә юбиляр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International