Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чистай Никахлашу йортында никахны законлы теркәү тантаналы рәвештә аерым сценарий буенча барды.
Яңа өйләнешүчеләрне һәм кунакларны ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н. Белова- Реутина котлады, ул һәр гаиләдә тынычлык, мәхәббәт, килешүчәнлек һәм аңлашу булуын теләде. Балалар тавышы һәр өйдә яңгырасын, бер- береңә тугрылык, балалар турында кайгыртучанлык, өлкәннәргә ихтирамлы караш кебек асыл сыйфатлар һәр кешене бизәп торсын!
Барлык яңа өйләнешүчеләргә чиста һәм ихлас мәхәббәт символы булган ромашкалар букеты бүләк ителде.