2016 нчы елның 16 маенда Менделеевск шәһәренең Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы филиалында Гаилә көненә багышланган тантаналы чара уздырылды.Бу чарага чакырылган кунаклар , Менделеевск шәһәре башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фаина Валентин кызы Козырева һәм туган якны өйрәнү музее директоры Елена Юрий кызы Мещерякова , яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтүдә хөкүмәтнең роле, химиклар һәм педагогларның гаилә династияләре турында сөйләделәр, тәҗрибә уртаклаштылар, ныклы гаилә корырга теләүчеләргә киңәшләрен бирделәр.
Чара ахырында укытучы А. Г. Максимова җитәкчелегендә студентлар әзерләгән кечкенә концерт күрсәтелде.