Халыкара гаилә көне уңаеннан Тукай ГХАТ бүлеге “Гаиләләр салават күпере” дип аталган фестиваль үткәрде. Фестивальгә районның төрле авыл җирлекләреннән иҗади, сәләткә, җырга-моңга бай һәм һәркем өчен өлге булырдай 15 гаилә җыелды. Бәйрәмдә шулай ук үзләренең гаилә юбилейларын билгеләп үтүче матур парларны бүләкләп үттеләр. Алар арасында хөрмәткә лаек 63 ел бергә гомер итүче Петровлар гаиләсе дә бар иде.