Гаилә ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, һич башка кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Сикәлтәле гомер юлыннан матур итеп атлаучы, күгәрченәр кебек гөрләшеп яшәүче Рафаэль һәм Наилә Закировлар гаиләсе Балтач бистәсендә иң күркәм, матур гаиләләрнең берсе. Рафаэль абый гомере буе шофер булып, ә Наилә апа кибеттә сатучы булып эшләгәннәр. 1966 елның апрель аенда саф мәхәббәт хисләре яшьләрне бер гаилә итеп бәйли. 2016 елның 26 апрель көнендә алар Алтын туйларын - бергә гомер итә башлауларына 50 ел булуын билгеләп уздылар. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Инде бүген Рафаэль абый белән Наилә апаның мәхәббәт җимешләре булган балалар үсеп җитеп, оныкларын һәм оныкчыкларын сөю, аларның уңышларына куану бәхетенә ирешеп яшәүләренә сөенәбез генә.