Бөек Ватан сугышы ветераны юбилеен билгеләп үтте

2016 елның 24 мае, сишәмбе

Баулы районы Татар Кандыз авылында туып үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Шамил Газиз улы Адамов 90 яшьлек юбилеен билгәләп үтте.

Сугышка  Шамил Газиз улы 1943 елны китә. Чита өлкәсендә  250 –нче ротада  1950 елга кадәр хезмәт итә. “Японияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.

Адамовлар гаиләсе үрнәк гаилә, Шамил абый тормыш иптәше Асия апа белән  55 елдан артык матур гаилә булып яшәгәннәр, дүрт бала тәрбияләгәннәр.

Шамил Газиз улы Адамовны 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итәргә балалары, якыннары, район җитәкчеләре, хезмәттәшләре  килгән иде. Аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы  һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International