Нурлат районы ГХАТ бүлегендә булачак әниләр көне

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Бөтенроссия йөкле хатыннар көне алдыннан Нурлат районы ГХАТ бүлегендә булачак әниләр белән очрашу узды.

Очрашуның максаты булачак әниләргә суперсервис аша бала тууны теркәү, Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза бирү, шулай ук дәүләт ярдәменең төрле ысуллары, пособиеләр турында мәгълүмат бирү булды.

Булачак әниләр Татарстан Республикасы Нурлат районы Россия Федерациясе Социаль фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Мәхмүтова Лилия Фәйзехан кызына, Нурлат районы республика матди ярдәм үзәге бүлеге мөдире Сараева Әлфия Рәшид кызына һәм ЗАГС бүлеге белгечләренә кызыклы сораулар бирә алдылар. Булачак әниләргә күп балалы гаиләнең статусы, декрет ялына чыгу буенча пособие исәпләү һәм башка сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International