ЗАГСтан сайлауларга: Саба районыннан Зиннәтуллиннар гаиләсе никахлашуны теркәгәннән соң ук тавыш бирде

2024 елның 17 марты, якшәмбе

Илназ Зиннәтуллин һәм Ләйсирә Галәвина өчен бүгенге көн аеруча әһәмиятле - алар ир һәм хатын булдылар. Никахлашуны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова үткәрде. Ул яшь парларга гаиләнең беренче документы - язылышу турында таныклык тапшырды.

Яшь пар өчен беренче тапкыр Мендельсон маршы яңгырады.

Шулай ук Яшь гаиләне Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов котлады.

Җәмгыятьнең яңа ячейкасы туу - безнең дәүләтебез өчен мөһим вакыйга - Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көне белән туры килде.

ЗАГСтан соң яшьләр әти-әниләре, әби-бабайлары, кунаклар белән сайлау участогына керделәр. Ләйсирәнең әби-бабайсы Ринат абый белән Рания апа 50 ел бергә яшиләр.

Яшь парларны тормышларындагы мөһим вакыйга белән котлыйбыз һәм яңа гаиләгә озын һәм бәхетле еллар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International