ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә елның 500 нче пары никахы рәсмиләштерелде. Юбилейлы пар Матвей белән Елена булды. Бәхетле яшь гаиләне әти-әниләре, туганнары, якыннары һәм дуслары котлады.

2017 елның 22 сентябрендә Түбән Камада "Алар мәктәпкә барыр иде" исемендәге үзенчәлекле акция узды. Аның төп максаты – шәһәр халкының игътибарын аборт проблемасына юнәлтү иде. Түбән Камада 2016 елда 3875 бала туган, ә 1939 аборт ясалган.

1966 елның 22 сентябрендә Түбән Камага шәһәр статусы бирелде. Нәкъ менә бу көн Түбән Каманың, рәсми рәвештә, туган көне дип санала.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2017 елдан яңа интернет-проект "Виртуаль музей" уңышлы эшли. Ул Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына 100 ел тулуына багышланган.

   Бүгенге көн бөтендөнья статистик мәгълүматлары дөньяда 100 кызга 105 малай тууын раслыйлар. Тикшерүчеләр хәзерге көнгә кадәр  бу сорауга җавап таба алмыйлар, ни өчен малайлар кызларга караганда күбрәк туалар.

   Тәтеш районында да  соңгы өч елда малайлар кызларга караганда 3,5% ка күбрәк туганнар. 2017 елда выкыйга үзгәрде һәм 50х50 булды.

Азнакай районы, Актүбә бистәсендә, никахлашу Залында, яшь пар - Фабричниковлар Артур Петрович һәм Альбина Альбертовна өйләнештеләр. Икесе дә шушы бистәдә туып үскәннәр. Быел болар 35-нче пар булып никахлашу актлар китабында беркетелделәр.

2017 елның 22 сентябрьдә бөтенроссия буенча "Эшкә велосипедларда" дип исемләнгән акция үткәрелде. Бу акцияне оештыручылар велосипедның юлда йөрүнең иң уңайлы чара икәнлеген күрсәтергә омтыла. Һәм гомумән, бу үзеңне яхшы физик халәттә тотарга мөмкинлек бирә.

Мөслим районында сәламәт яшәү рәвеше актив пропагандалана. Элек тротуарлар булмау җәяүлеләрнең авырткан урыны булса, хәзер исә Мөслим авылы урамнарында бар җирдә дә тротуарлар салынган. Район Башлыгы Р.Х.Муллиннан башлап, күп кенә район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре җәяү һәм велосипедта йөрүгә күчтеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International