1966 елның 22 сентябрендә Түбән Камага шәһәр статусы бирелде. Нәкъ менә бу көн Түбән Каманың, рәсми рәвештә, туган көне дип санала.
Бәйрәм уңаеннан никахлашу Сараенда үзенчәлекле "Түбән Кама сиңа яратып!" исемендәге акция узды. Идарә белгечләре яшь парларны һәм аларның кунакларын әлеге истәлекле вакыйгада катнашырга чакырдылар. Яшь парлар шәһәргә карата җылы теләкләрен яздылар һәм “Тылсымлы шкатулкага” салдылар.