ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

20 нче июльдә С. Гассар исемендәге мәдәният йортында «Мисс Менделеевск-2017» конкурсының финалы узды. Анда иң матур һәм иң сәләтле 8 кыз катнашты.

      2017 елның  20нче июль Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 4 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Руфина Шпартун –  17 июль көнендә дөнья күрде.

Сарман районы Петровский Завод авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзуллин Мөхәррәм Фәйзулла улына 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Петровка Завод авыл җирлеге башлыгы Зилә Хуҗина тәбрикләделәр. Фәрит Мөнәвирович юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, изге теләкләр белән, истәлек бүләге тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International