90 яшьлек юбилей

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Сарман районы Петровский Завод авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзуллин Мөхәррәм Фәйзулла улына 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Петровка Завод авыл җирлеге башлыгы Зилә Хуҗина тәбрикләделәр. Фәрит Мөнәвирович юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, изге теләкләр белән, истәлек бүләге тапшырды.

Мөхәррәм абый экономист булып эшли, лаеклы ялга чыккач, авыл ветераннар советын җитәкли.

Мөхәррәм абый белән Нәсимә апа 66 ел бергә тигез гомер кичерәләр, ике бала тәрбиялиләр. Петровка Завод авылында яшиләр. Булганына шөкер итеп, тормышларыннан канәгать булып, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр ветераннар. Киләчәктә дә тигез тормыш, сихәтлек, куанычлы көннәр насыйп итсен Аллаһы Тәгалә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International