ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Йөзенче бала булып, Ростислав Угахин дөньяга туды. Биләр авылында әлеге гаиләдә бишенче бала булып туа .Әтисе сузе буенча әнисенен хәле бик әйбәт.Ә балалары Арина, Татьяна, Даниил һәм Давид бик шат энеләре тууга! Районда100 нче сабый булып туу сәбәпле, ГХАТ бүлеге мөдире Валентина Увакина  гаиләгә туу турындагы таныклык белән бергә, Алексеевск туку фабрикасыннан кулдан эшләнгән кучтәнәч  бүләк итте.Бала 17.07.2017 елда 100 нче булып туды, әлеге сан гаилә өчен бик истәлекле, чөнки быел ГХАТ булекләренә дә 100 ел!

2017 елның 17 июленнән Мәскәүдә ГХАТ органнары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен, ФГИС «ЕГР ЗАГС» яңа эш программасына өйрәнү буенча, дәресләр узды.

"Матур йола" датасында – 2017 елның 17 июлендә– Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 25 пар никахларын теркәгән.

Баулы шәһәренең Гашыйклар скверында беренче район "Супер әти" конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде . Конкурсның максаты - этиләрнең статусын күтәрү иде. Чара башланыр алдыннан анда катнашучыларны Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин сәламләде.

2017 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белгече Ольга Викторовна һәм аның ире Сергей Николаевич Комаровлар бергә тормыш итүләренең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу пардан сокланмыйча булмый: өч дистә ел яшәп, гаилә җылылыгын саклый алу  һәркемгә дә бирелми.

Аксубай районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәм мәдәният  йорты үзешчән  сәнгать  осталары, матур дата  булган  2017 елның  17 нче  июленә гариза бирүче  Крайновларның  яшь парына матур, күңелле туй бүләк иттеләр.   Анастасия һәм Данил  хөрмәтенә рус  халык җырлары яңгырады. Борынгы йола  буенча уеннар уйнатылды.Бәйрәм ахырында теләсә кем чәй, рус коймагы һәм бәлешләр белән сыйлана алды.

 

Римма Миңнуллина Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү органнары идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Моның турында бүген шәһәр мэриясендә узган аппарат киңәшмәсендә Татарстан башкаласы башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин хәбәр итте.

2017 елның 17 июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1600 нче бала туу турында акт язуы төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International