ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2017 ел
шимбә

ЗАГСка нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр? Гаилә кору өчен нәрсә кирәк? Ата-ана булуның  җаваплылыгы нидән гыйбарәт? Әлеге һәм башка сорауларга 5нче номерлы мәктәпнең 10 «Б» сыйныф укучылары 2017 елның 17 маенда уздырылган гаиләне алып бару дәресендә җавап таптылар.

Тигез картлык – бәхет. Сокланырлык тату гомер кичергән, гаилә корып яшәүнең 60 еллыгын балалар, онык-оныкчыклар кадер-хөрмәтендә каршылаган пар өчен ул икеләтә бәхет. Буа шәһәрендә гомер кичерүче Әминә  апа белән Рәшит абый Долговлар моны кемгә караганда да яхшы белә.

 2017 елның  20 маендә  Чистайның  Никахлашу  сараенда   Хуснулиннар  алтын туйларын   билгеләп   үттеләр.   Моннан  нәкъ  50 ел  элек   шул көнне  алар бер- берсен  ир  белән  хатын  дип   атаганнар.

Ольга Михайловна  Һәм  Раис Шакирович  үзләренә  лаек  малай Һәм кыз  тәрбияләп  үстергәннәр.  Аларның   хәзер   менә  дигән оныклары  Һәм оныкчыклары бар.  Бәйрәм  көнендә  юбилярлар   ЗАГС  бүлеге  начальнигы   Вера  Николаевна  Белова- Реутинадан,  туганнарыннан,  якыннарыннан  котлаулар  алдылар.  Традиция  буенча  алар  юбилярларның  Мактау  китабына  кул  куйдылар,  алтын  балдаклар  алмаштылар.  “Яшь  өйләнүчеләр “ хөрмәтенә  юбилей  вальсы  яңгырады.  Бу искиткеч  күркәм  бәйрәм  булды!

Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда Яшьләр һәм студентлар эше идарәсе белән берлектә "ВИЧ/СПИД СТОП" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде. Монда беренче чиратта катнашучылардан булып медицина хезмәткәрләре, шәһәребезнең яшь эшчеләре булды. Медицина хезмәткәрләре СПИДны дәвалау һәм аны булдырмау чаралары турында сөйләде. Теләге булган кешегә ВИЧ-инфекцияне тикшерү мөмкинлеге бирелде, шулай ук табиблар тарафыннан консультация бирелде. Мондый чараларның яшьләрнең үз тормышларына дөрес карашны үстерүдә мөһимлеге зур булуын барлык катнашучылар да искәртеп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International