ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2017 ел
якшәмбе

Озак яшәүче Мария Пилюгинанын һәм сугыш ветераны Нина Куприянованын туган көннәре. Аларны котларга башкарма комитеттынын урынбасары Зимфира Мухаметгареева, социаль яклау булеге башлыгы Рашида Сахабиева килделәр. Аларга котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгече Алсу Хәсәнова Зәй муниципаль районында "Ялта-Зәй" чаңгы үзәге базасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре чаңгы буенча спартакиадасында катнашты.

Кайбыч районы яшьүсмерләрендә актив гражданлык позициясе, ватанпәрвәрлек хисе һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләү макстында Кайбыч муниципаль районы Галия Кайбицкая исемендәге музеенда 19 март көнне “Мин - Татарстан баласы!” дип исемләнгән паспорт тапшыру тантанасы узды.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Туй фестивале-2017 узды. 19 март бик озак хәтердә сакланырлык күңелле, тәэсирләргә бай һәм шатлыклы көн булды. Кияү белән кәләшләр Никахлашу сараенда туй индустриясе вәкилләре белән очрашты. Кафе, ресторан хуҗалары, туй бизәүчеләре, хореограф һәм алып баручыларга һәр пар үзләрен кызыксындырган сорау белән мөрәҗәгать итә алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International