ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү өчен Әлмәттә "Ышаныч телефоны" хезмәте эшли. 32-89-60 номеры - муниципаль линия, 8-800-2000-122 номерыБөтенроссия балалар линиясе.

Бу көннәрдә 90  яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан  Нурлатта яшәүче өч юбилярны якыннары, балалары, белән бергә район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова да котлады. Ул юбилярларга район башлыгы Равил Кузюровның котлауларын ирештерде Һәм бүләген тапшырды. Ә юбилярлар туган көннәре белән котларга килгән һәркемгә олы рәхмәтләре белән изге теләкләрен дә җиткерделәр.

    Озын гомерле райондашыбызны олуг бәйрәме белән котларга район башлыгы Рустәм Кәлимуллин килде. Ул юбилярга озын гомер, нык сәламәтлек теләде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды. 

Баулы ГХАТ  бүлегендә  районның 13  яшь егет һәм кызына  тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Баулы районы Мактаулы гражданины Мөхтәр Афзал улы Афзалов яшьләргә туган илнең патриотлары булуларын теләде.   Яшь гражданнарны һәм аларның әти-әниләрен ГХАТ  бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова, миграциия бүлеге өлкән инспекторы И.М.Исмагилова котладылар.

Бу бәйрәм иң күңелле, туклыклы һәм берничә көн дәвамына сузылган халык бәйрәме. Бу көннәргә язылышу датасын билгеләү үзенә бер истәлекле. Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә бу бәйрәм атнасында барлыгы 12 пар үзенең никахын рәсми рәвештә теркәде.

Бу атнада иң популяр исемнәр Марк, София, Артем, Кира, Данил, Милана, Ева, Артур, Самир; иң сирәк исемнәр: Закарий, Максимильян, Юсуф, Ксения, Раян, Елисей, Халима, Давлата.

15-21 февральда 8 баланың  атасын яздыру һәм 29 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.

27 февраль көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә  Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында Ленин исемендәге шәһәр паркын төзекләндерү буенча проект семинар җыелышы узды. Семинар эшендә район җитәкчелеге, Башкарма комитетның бүлек мөдирләре,  оешма-предприятие вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, медицина, мәдәният хезмәткәрләре, төзүчеләр, укучылар, укытучылар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International