«Казан» Гаилә үзәгендә сертификатлар тапшыру

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның 14 гыйнварында «Казан» Гаилә үзәгендә биш яңа туган сабыйның әнисенә (Рамина, Ольга, Аскара, Арсения һәм Вероника) ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.

Бу көнне яшь әниләргә сертификатлар гына түгел, ә бик күп уңай эмоцияләр, матур сүзләр һәм теләкләр алу бәхете дә насыйп булды. ГХАТ бүлеге белгече Алинә Абдуллина һәр яңа туган сабый исеменең килеп чыгышы һәм әһәмияте серен ачып җибәрде.

Очрашуны Казан шәһәре Идел буе районы буенча РФ Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Жанна Александровнага ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатын тапшыру белән дәвам итте. Ул гаиләләрне сабыйлары туу белән котлады, аларга нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде.

Бәйрәмнең иганәчесе «Автоградбанк»булды. Аның вәкилләре - Казан филиалы начальнигы Римма Мусина һәм үсеш бүлеге начальнигы Рамилә Әбелханова әниләрен җылы котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International