Туй тантаналары сезоны кызганнан-кыза бара

2019 елның 10 августы, шимбә

Туй - ул бер-берсен яратучы һәм яшь гаиләңен туган көнен билгеләп үтүче ике кешенең тормышында көтеп алынган мизгел. Мондый мөһим чарага әзерлек аны үткәрү датасына кадәр үк башлана, ул очраклы рәвештә генә түгел, ә күп кенә тышкы факторларны исәпкә алып сайлана. Аларга сынамышлар, астрология фаразлары, ай һәм көнчыгыш календаре, кияү белән кәләшнең туган көне, елның бәхетле даталары керә.

Яшь парлар үз тантаналарының датасын сайлауга бик нык тетрәп киләләр. Традиция буенча, алар матур даталарны сайлыйлар. 2019 елның 9 августы датасы да искәрмә түгел. Бу көнне Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 15 пар үзләренең никахларын теркәделәр. Яшь парларны гаилә туу белән котлыйбыз! Гаиләгез ныклы, озын һәм бәхетле булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International