25 май көнне Лениногорск шәһәре һәм районының барлык гомуми урта белем бирү учрежденияләрендә дә "Соңгы кыгырау" чыңлады

2019 елның 25 мае, шимбә

Килгән кунаклар, ата-аналар һәм укытучылар алдында уку елы буенча нәтиҗә ясалды һәм гадәт буенча укуда, спортта, иҗатта һәм җәмгыятьтә алдынгылар билгеләп үтелде. Чыгарылыш сыйныф укучылары олы юлга атлар алдыннан күп кенә матур, җылы сүзләр ишетте. Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы да үз теләкләрен шәһәребезнең 5 нчы санлы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучыларына юллады. Үз чыгышында ул, соңгы кыңгырау чыңлавы - озак еллар буена истә кала торган чара икәнен әйтеп, яшьләргә бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, теләкләренең чынга ашуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International