Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә " Гаилә тәрбиясе әлифбасы» буенча яңа елда беренче дәрес

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

       2019 елның 14 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә кышкы каникуллардан соң беренче тапкыр «Гаилә тәрбиясе әлифбасы " проекты кысаларында дәрес уздырылды. 

       8-нче номерлы мәктәпнең һәм 14-нче номерлы лицейның 5нче сыйныф укучылары «Бала хокуклары декларациясенең " нәрсә икәнлеген белделәр һәм танылган халык әкиятләре мисалларында һәр баланың нинди хокукларга ия булуын билгеләделәр. Шулай ук балалар гражданлык хәле актларын теркәү органнарының эш үзенчәлекләре, гаиләнең кеше тормышындагы роле һәм төп гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр. 

Очрашу ахырында балаларны өч этаптан торган мавыктыргыч эстафета көтә иде, аның нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International