Яр Чаллыдан Чагиннар гаиләсенең "энҗе" туйлары

2018 елның 30 ноябре, җомга

      Танылган пилот, йөк машиналары классында жиде тапкыр "Дакар ралли" җинучесе, "КАМАЗ-мастер" узышу командасы житәкчесе Владимир Геннадьевич Чагин һәм анын тормыш иптәше Елена Сергеевна гаилә тормышынын 30 еллык юбилеен - "энҗе" туйларын билгеләп үттеләр.

    Чагиннар гаиләсенен мәхәббәт тарихы беренче караштан башланып китә. Ишегалдында 1987 ел. Кама политехник институтында яңа уку елы башланды. "Автомобильләр һәм автомобиль хужалыгы" факультетының беренче курс студентлары лекциядә. Аудиториядә ике торкем, ә бу йөз студент! Алар арасында нибары өч гүзәл зат кына.

      Беренче партада утырырга яраткан Елена яңына якынрак булыр дип, яшь Владимир икенче партага беренче тапкыр гына утырмый. Курсташ кызы ана игътибар итәр дип ометләнә.

      Яшьләр дуслаша: бергәләп укырга йөри, буш вакытларын бергә уткәрә башлый. Аларнын жылы монәсәбәтләре киләчәк язмышларына унай йөгынты ясый - бер-берсенә тин булуларын анлыйлар.

      Бер елдаң сөң 1988 елның 12 ноябрендә яшьләр ойләнешәләр. Халыкта: "Нинди көчле мәхәббәт булса, шундый көчле суык була", - диләр. Туй көне шундый явыз салкын белән истә кала да. 

     Яшь гаиләне алда бик кызыклы тормыш көтә. Гаилә башлыгы Владимир Геннадьевич бөтен гомерен автоспортка багышлый, ул "КАМАЗ" маркалы хәрби йөк машиналарың эшләүдә катнаша. Шулай ук яшь белгечләр эзерли, "КАМАЗ-Автоспорт" коммерцияле булмаган партнёрлык командасы эшчәнлеге белән житәкчелек итә.

      Елена Сергеевна узен гаиләгэ багышлый. Ул - ире өчен чын дус, уллары өчен назлы эни, йорт учагын саклаучы. Гаиләдәге мәхәббәт һәм хөрмәт аның ир-атларына бөек жиңүләргә ирешу өчен стимул булып тора.

     Шушы 30 ел эчендә Владимир Геннадьевич һәм Елена Сергеевна ике ул Вадим һәм Игорьне тәрбияләп үстерәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International