Теләче гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә ел башыннан барлыгы 60 бала теркәлгән.
Беренче тапкыр әни булучыларның саны 16 га тигез. Сабыйларның 23е гаиләдә – икенче, 15е – өченче, 6 сы дүртенче хәм күбрәк бала булып дөньяга килгән. Туган нәниләрнең 31 ы малай, 29 ы кыз. Әти-әниләр тарафыннан ешрак кушылучы исемнәр: Аяз, Рамазан, Ибраһим, Алинә, Әминә, Мәдинә. Сирәк исемнәр: Ләлә, Сөмбел, Бәшир, Габдулла.
Бу чорга 107 кеше якты дөнья белән хушлашкан.
12 гаилә таркалса, 35 пар үз гаиләләрен корган.
19 пар август аена өйләнешерегә теләкләрен белдереп гариза тапшырганнар.