Россия Көнендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру

2018 елның 12 июне, сишәмбе

2018 елның 12 июнь көнне гомумшәһәр Россия көненә багышланган бәйрәмендә, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты  ГХАТ бүлегенең хезмәткәрләре катнашуында Яшел Үзән укучыларына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру оештырылган.

Бәйрәмнең рәсми өлеше тантанасы ачылганнан  соң,  бәйрәмнең төп сәхнәсендә Яшел Үзән муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гюзелия Наил кызы Нуриева сигез яшь Яшел Үзән кешеләренә, тормышта һәр кешенең гомерендәге мөһим булган документны - Россия Федерациясе гражданины паспортын тапшырды.

Документ белән бергә укучыларга Россия Федерациясе Конституциясе  һәм паспорт өчен символик  "Триколор" төсендәге тышлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International