Балтач районында Сабантуй бәйрәме

2018 елның 16 июне, шимбә

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе, хезмәт һәм дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бу бәйрәмдә һәр елны  Балтач районында  иң өлкән кешеләрне, яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган балаларның әти-әнилэрен бүләкләп үтәләр. Быел да  16 июнь көнне Балтачта Сабантуйда мәйдан уртасына районның иң өлкән кешесен-104 яше тулган Васильева Ольга Васильеваны зурлап чакырдылар. Яңа өйләнешкән Динар һәм Сөмбел Мөхәмәтҗановлар гаиләсенә, шулай ук Сабантуй алдыннан Әмир һәм Гйлия Гыймадиевлар гаиләсендә дөньяга аваз салган икенче малайларына  район башлыгы исеменнән матур теләкләрен юллап, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Югары Субаш авыл җирлегенең иң озак бергә яшәүче гаиләсе- Рашит әфәнде һәм Фирая ханым Шәйхуллиннар гаиләсе  быел 60 ел бергә торуларын билгеләп үттеләр. Аларга да Сабантуй мәйданында истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International