Красавиннар гаиләсенең алтын язмыш җепләре

2018 елның 14 апреле, шимбә

      2018 елның 14 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда бик  күркәм вакыйга - алтын юбилярларны, Красавин Сергей Евгений улы һәм Валентина Федор кызының бергә 50ел торуларын билгеләп үттеләр. Туй марши тавышы бнлән әйтерсең 50 ел элеккә әйләнеп кайткан шикелле кулга кул тотынып залга керәләр.

      Ә барысы  да 1965 елда  башлана. Алар  электричкада укырга барганда танышалар һәм бер-берсенә гашыйк булалар.

     1968 елның 14 апрелендә- алар кавышалар.Алар гомер буена КамАЗда эшлиләр. Сергей Евгений улының һәм Валентина Федор кызының – алты баласы була, 13 оныклары һәм 4 оныкчык. Аларның  төп казанышлары – ныклы һәм тату гаилә кору дип саныйлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International