2018 елның 19 нчы апрель көнендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Тантанага икенче балалары туган 3 бәхетле гаилә чакырылган иде. Арча һәм Әтнә районара пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе Нурмөхәмәтова Р.И. әти-әниләрне бу шатлыклы вакыйга белән котлап документларын тапшырды һәм сертификатны ничек һәм нәрсәгә кулланып булуын аңлатты. Сертификат ияләренә бүләкләр тапшырылды. Гаиләләргә бәхетле озын гомер, нык сәламәтлек, зур уңышлар телибез.