5 март көнне Балтач район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап үткәрелгән чара

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

“Кыз туганым”, диеп җан җылысы белән дәшеп, оештыручылар бу бәйрәмгә күп бала үстерүче әниләрне-әбиләрне, “Ана даны” медалена лаек булучыларны, һәр авылның зур хөрмәткә лаеклы хатын-кызларын чакырдылар. Районыбызда әлегә бердәнбер “Ата-ана даны” ордены иясе, Нормадан ун балага гомер биргән Наилә Галиева, Пыжмарадан берсеннән-берсе тырыш, уңган-булган унбиш бала әнисе Алсу Мөхәрләмова, уллары югары хәрби уку йортларында белем алучы Смәелдән Әлфия Низамиева һәм Көшкәтбаштан Гүзәлия Нуриевалар да шулар арасында. Бу залда күпләргә яхшы таныш райондашларыбыз да, әлегә “күләгә”дә калган, мондый чараларда беренчесен катнашучылар да бар иде. Ни дисәң дә, 108 еллык тарихы булган бу бәйрәм барыбызныкы да бит!

–Заманалар ничек кенә үзгәрсә дә, үзгәрми торган бәйрәм бу,– диде үзенең тәбрикләү чыгышында район башлыгы Рамил Нотфуллин. – Бөтен буыннар өчен дә көтеп алынган, язның беренче, кешелекнең иң матур, иң мәгънәле бәйрәмнәренең берсе. Яшәү шартлары, яшәеш кыйммәтләре үзгәрсә дә, җәмгыятебез хатын-кыз алдына куйган бурычлар, таләпләр үзгәрми. Шөкер, районыбыз хатын-кызлары хезмәттә дә, гаиләдә дә, гомумән, тормышта да сынатмый. Барысы өчен дә олы рәхмәт сезгә! Без сезне яратабыз, сокланабыз, хөрмәт итәбез!

Бу көнне яшь әниләргә тантаналы шартларда ана капиталы сертификатлары бирелде.

Ун әнигә 6 март көнне Казанда үткәрелгән төп чарага – Татарстан Президенты белән очрашуга юллама бирелде. Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International